Казанда Балаларны яклау көнендә 100дән артык чара узачак. Бәйрәм программасын музыка мәктәпләре, мәдәният сарайлары, шәһәр китапханәләре һәм башка оешмалар әзерләде. Иртәдән шәһәрдә концертлар, күргәзмәләр, асфальтта рәсемнәр конкурслары, спорт ярышлары һәм флешмоблар узачак.
Әйтик, 10:00 сәгатьтә «Без Кремльне яратабыз!» балалар фестивале һәм «Волшебники лучезарного города» бәйрәме башлана. Кремль территориясе иҗади мәйданчыкка, фотокүргәзмәгә һәм концерт зонасына әвереләчәк. Шунда ук асфальтта рәсем конкурсы һәм шәһәр мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган концерт узачак.
11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге «Яшүсмер» клубы һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрациясе белән берлектә «Крылья Советов» паркында бәйрәм ярминкәсе уздырачак. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе «Калейдоскоп» паркында, Мәскәү һәм Киров районнары Урицкий исемендәге паркта чаралар оештыра.
«Иске шәһәр» префектурасы һәм «Әл-Мәрҗани» мәчете Зәйни Солтан урамындагы скверда концерт, мастер-класслар уздырачаклар һәм призлар уйнатачаклар . Шул ук вакытта Игенчеләр сарае каршында «Мәктәп пикнигы» гаилә бәйрәме узачак. Концерт шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында күрсәтеләчәк, ата-аналар өчен лекцияләр оештырылачак. Чараның модераторы булып танылган телевидение алып баручысы Тутта Ларсен чыгыш ясаячак.
«Әкият» курчак театры, Яшь тамашачылдар театры һәм Г.Кариев исемендәге театр балалар өчен хәйрия тамашалары әзерлиләр, ә Тинчурин исемендәге театр Тинчурин скверында урам бәйрәмен оештыра.
15:00 сәгатьтә «Кырлай» паркында җәйге сезон ачылачак. 16:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында беренче тапкыр балалар һәм өлкәннәр өчен белем бирү лекториясе узачак, анда сүз яшүсмерләр чоры проблемалары һәм балалар белән элемтәнең мөһимлеге турында барачак.
18:00 сәгатьтә Казан циркында балалар бәйрәме башлана. Анда «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесе лауреатлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясаячак. Һәр кунак бүләккә туңдырма алачак. Концертка алдан теркәлү буенча керү ирекле.
Чаралар чираты Кабан күле буенда тәмамланачак. Анда 19:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр рок мәктәбе коллективлары катнашында концерт узачак.
Шулай ук хәйрия фондлары да үз программасын әзерләгән. «Ак Барс Созидание» 1 июньдә күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен «Созидатели» балалар инициативалары грантлары конкурсын башлап җибәрәчәк. Нәтиҗәләр ноябрьдә ясалачак. Җиңү паркында 1 июньдә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узачак. Аны оештыручылар Казан шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнанова һәм «Барысы да балалар өчен» фонды. 2 июнь көнне 10:00 сәгатьтә мастер-класслар, тамашалар һәм конкурслар белән бәйрәм «Ярдәм» мәчетендә узачак.