ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Балаларны яклау көне уңаеннан котлавы

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар һәм педагоглар!

Сезне 1 июнь — Балаларны яклау көне уңаеннан уздырыла торган күркәм, шатлыклы һәм якты бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Ул чын мәгънәсендә безнең тормышыбызга ныклап урнашкан балачак бәйрәменә әверелде!

Һәр бала гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокуклы һәм бүген без, өлкәннәр, балаларыбыз  бәхетле, сәламәт булсын һәм һәрвакыт безнең мәхәббәтебезне, кайгыртуыбызны һәм игътибарыбызны тоеп яшәсен  өчен, барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш.

Без төрле олимпиадаларда, конкурсларда һәм ярышларда уңышлы чыгыш ясап, республикабызны таныткан Татарстан укучыларының казанышлары белән горурланабыз.

Һәр җиңүгә, казанышка ата-аналарның, педагоглар командаларының зур көче салынган, алар көн саен үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән һәр балага иҗат итәргә, яратырга, кайгыртырга сәләтле шәхес тәрбияләргә омтылалар. Һичшиксез, сезнең хезмәт сөючәнлегегез аркасында Татарстан мәгарифенең көндәшлеккә сәләтлелеге сизелерлек артты!

Бүген, җәйнең беренче көнендә һәм көтеп алган каникуллар җиткәндә, республиканың барлык төп мәйданчыкларында фестивальләр, театральләштерелгән тамашалар, концерт программалары, спорт ярышлары һәм конкурслар уза. Бу көнне балаларыбыз тойган игътибар һәм кайгыртучанлык һәрчак алар белән калсын, акыллы, игелекле һәм якты кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен.

Кадерле балалар, киләчәк сезнең кулларда һәм ул якты, шатлыклы һәм гармонияле булсын! Быел чыгарылыш имтиханнарын таршыручы укучыларга дулкынлануларны җиңүегезне, чыгарылыш һәм укурга керү имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телим!   

Барыгызга да чын күңелдән тынычлык, игелек, иминлек, бәхет һәм шатлык телим!

Министр                                                                                                                                       И.Г.Һадиуллин

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International