25-29 май көннәрендә Сочида балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлары командалары арасында “Киләчәк синнән тора” футбол буенча ачык бөтенроссия ярышларында Әлмәт балалар йорты җыелма командасы Татарстанны һәм Идел буе федераль округын тәкъдим итте.
Ярышлар РФ мәгариф министрлыгы, РФ спорт министрлыгы һәм Россия футбол берлеге ярдәмендә «МегаФон» компаниясе тарафыннан оештырылды.
Әлмәт балалар йортының “ШКИД” футбол командасы кече яшь төркемендә 1нче урынны алды, ә тәрбияләнүче Владислав Ю. кече яшь категориясендә иң яхшы уенчы булды.
Команданы чын күңелдән котлыйбыз һәм алар өчен шатланабыз – алда аларны Кара диңгез яры буенда «Барселона» футбол клубы академиясендә укытуның 10 көне: испан методологиясе, күнегүләр, ярышлар, уеннар һәм экскурсияләр буенча практик һәм теоретик дәресләр көтә.