Яшьләр өчен “Коррупциягә каршы бергә!” бәйгесе старт ала

2021 елның 1 июне, сишәмбе

«Коррупциягә каршы бергә!» Халыкара яшьләр конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурс дөньяның барлык дәүләтләреннән дә яшьләр өчен үткәрелә. Ул Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырылды.

Эшләр кабул итү 2021 елның 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында ике номинациядә дәвам итәчәк – социаль плакат һәм социаль видеоролик. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләсә кайсы дәүләт гражданнары (авторлар – физик затлар яки иҗат коллективлары) катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен сайтта теркәү формасын тутырырга һәм конкурс кагыйдәләре белән үз ризалыгын расларга, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Конкурс эшләрен электрон рәвештә сайтта шәхси кабинет аша кертәләр.

Кагыйдәләр белән сылтама буенча җентекләбрәк танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International