Студентлар берьюлы берничә квалификация ала алачак

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Югары уку йортлары һәм көллиятләр студентлары уку вакытында берьюлы берничә квалификация ала алачак. "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль законга төзәтмәләр керткән канунны "РГ"  бастыра.

Асылда, укытуны максималь индивидуальләштерү өчен "яшел ут" бирелә. Югары уку йортында ике еллык гомуми әзерлектән соң студент белгечлеге буенча тирәнрәк, таррак юнәлеш сайларга мөмкин. Яки аны бөтенләй алыштырыра ала. Һөнәри белем бирүнең федераль белем бирү дәүләт стандартларын хәзер элеккеге кебек аерым һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча гына түгел, ә эреләндерелгән төркемнәр буенча да эшләп була. Моннан тыш, югары уку йортларының белем бирү программалары төрле һөнәри стандартлар элементларын үз эченә ала алачак - чыгарылыш укучыларының булачак эш өлкәсенә карап. Шул рәвешле, "РГ"га фән һәм югары белем министрлыгында аңлатуларынча, вузларның белем бирү программаларын эшләүдә автономиясе күбрәк булачак.

Мәгариф министрлыгында ассызыклауларынча, урта һөнәри белем бирүдә, ягъни колледжларда һәм техникумнарда, үрнәк программалар эшләгәндә хәзер шулай ук профстандартлар исәпкә алыначак.

Бу норма көллиятләргә хезмәт базарындагы үзгәрешләргә оператив һәм сыгылмалы җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк. Колледжларда "кыска" программалар барлыкка киләчәк, аларны "конструктор" принцибы буенча укыту вакытында тиз үзләштерергә мөмкин булачак. Яңа нормалар инде 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керергә тиеш. Төп һөнәри белем бирү программаларын алар белән 2022 елның сентябреннән дә соңга калмыйча туры китерергә кирәк булачак. Көллиятләр өчен дәреслекләрнең сыйфатын тикшерү законнар нигезендә беркетелгән.

Әмма иң кызыклы үзгәреш дәреслекләргә кагыла торгандыр. Яңа закон нигезендә 2023 елның 1 сентябреннән көллиятләрдә бары тик экспертизаны узган һәм федераль исемлек тәкъдим иткән дәреслекләр генә кулланылачак. Ягъни колледжлар өчен дәреслекләрнең сыйфатын тикшерү хәзер законнар нигезендә беркетелгән. Элек бу норма мәктәпләргә генә кагыла иде. 2025 елга кадәр күчеш чоры каралган.

"Колледжларның эшче һөнәрләре күнекмәләре белән бергә гомуми фәннәр буенча да белем бирергә тиеш. Мәктәпләрдәге кебек үк, биредә укыту әдәбиятының сыйфаты мәсьәләсенә дә шулай ук таләпчән карарга кирәк, - дип билгеләп үтте мәгариф министры Сергей Кравцов. - Законга кертелгән үзгәрешләр урта һөнәри белем бирү системасында парталарда искергән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълүмат булган,  еллар буе яңадан бастырылып чыгарылмаган дәреслекләр ише   хәлләрдән  качарга мөмкинлек бирәчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International