28 майдан 30 майга кадәр “Эшкә хокук” федераль проекты кысаларында махсус белем алу ихтыяҗлары булган балалар өчен һөнәри юнәлеш лагере узды. Чараның инициаторлары — Россиядә МЕГА сәүдә үзәкләре белән идарә итүче Ingka Centres компаниясе һәм "Перспектива" Россия инвалидлар оешмасы.
Проектны башкаручы буларак Казанда "Шәһәр мәгариф үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе чыгыш ясый. Лагерьда махсус белем алу ихтыяҗлары булган 30дан артык яшүсмер катнашты. Өч көн дәвамында мәктәп укучылары чүлмәк ясау, тукымага бизәк төшерү, бүләк савыты ясау, шулай ук кул эшләнмәләрее буенча профориентация дәресләрендә катнаштылар.
Кул эшләнмәләре белән шөгыльләнгәндә балалар үз куллары белән бүләк тартмасы һәм курчак-саклагыч ясадылар. Дәрестә чүлмәк остаханәсендә балчыктан чынаяк ясадылар, ә бизәкләр төшерү вакытында тукыма буенча футболкалар бизәделәр.
Соңгы көнне яшүсмерләргә төрле өлкәләрдә, мәсәлән, IT-индустриядә һәм экология өлкәсе юнәлешләрендә ничек эшләргә мөмкин булуы турында сөйләделәр.
«Бик кызыклы тәҗрибә. Балалар чынлыкта бик күп нәрсә эшли ала. Биредә шундый дустанә атмосфера, барлык балалар да бер-берсенә ярдәм итәләр. Үзара аңлашу, ихласлык — бу коллективта бик сирәк очрый торган күренешләр, мин мондый проектта катнашырга чакырганга шат!", - дип сөйләде Халык сәнгать иҗаты студиясе җитәкчесе Екатерина Менгден.
«Эшкә хокук» — бик яхшы проект. Безнең өчен бу таныш булмаган коллективта мастер-классларда катнашуга беренче тәҗрибә. Үз ресурс сыйныфында кызым — иң өлкән бала, ә монда өлкәнрәк балалар күп. Һәм бу аралашу тәҗрибәсе Таняга бик файдалы. Шулай ук һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсе дә бик актуаль, чөнки мондый чараларның күбесе яшүсмерләр төркеме өчене түгел, бәлки өлкәнрәк балаларга юнәлтелгән. Ә лагерь ярдәмендә балалар төрле һөнәрләр турында белә, һәм боларның барысы да уен формасы аша аңлый. Барлык мастер-класслар һәм лекцияләр өчен оештыручыларга зур рәхмәт, без монда эләгүгә бик шат идек», - дип сөйләде Альбина Нәфыйгова, Таняның әнисе.