3 июньнән 7 июньгә кадәр Идел буе физик культура һәм туризм университетында туган (рус булмаган) телле мәктәпләр өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада үткәрелде.
Әлеге олимпиадада Казахстан, Үзбәкстан һәм Россия Федерациясенең 18 төбәге гомуми белем бирү оешмаларының 8, 10 сыйныфлардан 187 укучы катнашты. Халыкара олимпиадада катнашучылар ике тур сынауларын узды.
4 июньдә телдән тур узды, анда балалар танылган кешеләрнең фикерләрен укыдылар, укыганнары турында фикер алыштылар.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының И.А.Бодуэн де Куртенэ исемендәге Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе укытучыларыннан торган жюри әгъзалары җавапларның эмоциональлеген һәм ныклыгын, эчтәлеген, мантыйклылыгын һәм бәйләнешен бәяләделәр.
Шул ук көнне командалар җитәкчеләре Татарстан Республикасының рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» Полилингваль комплексы базасында Рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучылары форумында катнаштылар.
5 июньдә 4 сәгать дәвамында укучылар язмача турның 10 биремен үтәделәр. Казахстан һәм Үзбәкстан балалары өчен әлеге ярышлар дистанцион рәвештә узды. Ике турда да катнашучылар 150 баллга кадәр җыя алдылар. Олимпиадада катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа оештырылган иде: - А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин, Г.Тукай, Е.А. Боратынский, Татарстан Республикасы Милли музее музейларына бару;
- К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакль карау;
- Иске Татар бистәсе, Казан Кремле буйлар экскурсия.
Шулай ук Татарстан Республикасы башкаласы – Казан шәһәре буенча экскурсия дә оештырылды.
6 июньдә Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы булды. Башкортстан, Татарстан һәм Ульяновск өлкәсеннән 6 укучы абсолют җиңүче булды. Җиңүчеләр исеменә Чуашиядән һәм Татарстаннан 9 укучы лаек булды. Россиянең 9 төбәгеннән һәм Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Россиянең 11 төбәгеннән 10 нчы сыйныфларда белем алучы 32 укучы җиңүче булды. Россиянең 8 төбәгеннән 8,10 сыйныфларда белем алучы 12 укучы «Лингвистик сизгерлек», «Чын сүз», «Танып-белү һәм иҗат» номинацияләре лауреатлары булдылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин олимпиадада катнашучыларны котлады һәм абсолют җиңүчеләрне бүләкләде.
Алар түбәндәгеләр:
- Нәҗипова Мәрьям, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының «Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия» МБМУ 8 нче сыйныф укучысы;
- Альбина Вәлиева, Ульяновск өлкәсе «Россия Федерациясе Герое Ряфагат Мәхмүт улы Хәбибуллин исемендәге 2 нче Иске Кулаткы урта мәктәбе» МБОО 8 нче сыйныф укучысы;
- Газизуллина Сафия, Казан шәһәренең Киров районындагы «4 нче гимназия-интернат» МАМУ 8 нче сыйныф укучысы;
- Камилә Усманова, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының «Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия» МБМУ 10 нчы сыйныф укучысы;
- Бәширова Алсу, Башкортстан Республикасының Дүртөйле муниципаль районының Дүртөйле районындагы "Башкортстан Республикасының халык шагыйре Наҗар Нәми исемендәге башкорт гимназиясе" МБМУ 10 нчы сыйныф укучысы;
- Сәгъдиева Диана, Казан шәһәре Мәскәү районының «Ф.Г. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» 10 нчы сыйныф укучысы.
Халыкара олимпиадада барлык катнашучыларны һәм аларның остазларын котлыйбыз һәм җиңүгә һәм уңышка ирешүгә омтылыш өчен рәхмәт белдерәбез!