Горки-Әмәт урманында балалар эколагере эшли башлый

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Горки-Әмәт урманында экологик юнәлештәге балалар лагере эшли башлый. Беренче смена тест режимында өч көн дәвамында – 9-нчы июньнән 11-нче июньгә кадәр узачак. Анда 8-13 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала, алар әйдаманнар карамагында булачак.

Горки-Әмәт урманында шәһәр эколагере экология, табигать, хайваннар һәм үсемлекләр, шулай ук скаут хәрәкәте темаларына багышланачак. Проект үсеп килүче буынга табигатькә җаваплы караш турында сөйли. Балалар эколагерен Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, Cube контейнер үзәге һәм «Дом» экоүзәге оештыра.

Эколагерь эшенең беренче көнендә балалар өчен тотрыклы үсеш максатлары, шулай ук экологик лекцияләр узачак.

Сменаның икенче көне скаутлар һәм коткаручылар темасына багышланачак: катнашучыларны урманда зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү турында лекция көтә. Шулай ук бу көнне «Казан – калдыкларсыз шәһәр» интерактив экспозициясе буенча экскурсия узачак.

Ә эколагерь эшенең йомгаклау көнендә белгечләр ботаника һәм орнитология турында лекцияләр үткәрәчәк һәм Горки-Әмәт урманының экотроплары буйлап йөриячәк. Балалар өчен барлык үткән темалар буенча квиз узачак, анда алар үз белемнәрен тикшерә алачак. Экологерьда катнашучыларның барысын да сертификатлар белән бүләкләячәкләр

Катнашу – бушлай. Катнашу өчен сылтама буенча гариза тутырып сайлап алу узарга кирәк. Гаризага «Нәрсә ул экология?» дигән сорауга җавап белән минутлык видео беркетергә кирәк.

Җәй дәвамында эколагерьның тагын ике сменасын үткәрү планлаштырыла: 19-нчы июльдән 25-нче июльгә кадәр һәм 9-нчы августтан 15-нче августка кадәр. Яңалыкларны Горки-Әмәт урманының социаль челтәрләрендә күзәтергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International