«Дуслык» лагеренда Россия төбәкләре мәктәп укучылары өчен татар теле буенча смена ачылды

2021 елның 25 июне, җомга

25 июньдә Россия Федерациясе субъектларыннан килгән мәктәп укучылары өчен татар теле буенча «Дуслык» төбәкара сменасы ачылды. Ачылу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм Казанның «Ял» шәһәр үзәге директоры Кирилл Борисов катнашты.

Төбәкара смена 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Россиянең 24 төбәгеннән 160 укучы катнаша. Катнашучылар арасында — олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр, балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары активистлары.

«Дуслык» сменасында катнашучылар өчен галимнәр, вуз укытучылары, язучылар, талантлы яшьләр белән очрашулар планлаштырылган, Казанның тарихи урыннары буйлап экскурсияләр, татар телендә спектакльләр карау булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International