"Салават күпере" торак комплексында 1 сентябрьгә ике мәктәп һәм балалар бакчасы ачылачак

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

“Салават күпере” торак комплексында уку елы башына 1 224 урынлык яңа заманча 188 нче номерлы “Бионик” лицее ачылачак. Бу микрорайонда быел төзелгән икенче яңа мәктәп булачак - 1 сентябрь көнне шулай ук 189 номерлы «Заман» гимназиясе тулы көченә эшли башлаячак, анда ел башыннан 1-4 сыйныфларда 300гә якын укучы белем алган.

188 нче "Бионик" күппрофильле лицеен "Ак таш" компаниясе төзи. Ул 189 номерлы "Заман" гимназиясеннән ерак түгел урнашкан - ул агымдагы ел башында башлангыч мәктәпнең беренче укучыларын кабул иткән.

Микрорайонда яшәүчеләр өчен яңа уку йортларын ачу - озак көтелгән вакыйга.

Лицейга укырга язылу июльдә башланды, хәзер 600 укучы исәпләнә, шул исәптән 179 бала - беренче сыйныфларга, дип сөйләде лицей директоры Эльвира Расулова. Инде хәзер үк лицейда беренче сыйныфларның җидесе формалашкан, уку елы башланганчы бу сан, мөгаен, артачак.

"Бер ай эчендә мондый сандагы укучылар - мәктәпнең кирәклеге турында сөйли торган яхшы күрсәткеч, - дип аңлата Э.Расулова. - Без балаларны ким дигәндә 5 сентябрьгә кадәр кабул итәргә планлаштырабыз».

Педагогик состав 80% ка формалаштырылган - кече сыйныф укытучыларының вакансияләре калып бара. Уку елы башланганчы бу мәсьәләне хәл итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International