Универсиада уты Новосибирскига килде

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы – Универсиада уты Россиянең чираттагы шәһәре Новосибирскига килде. Универсиада утын шәһәргә иртә белән махсус поездда алып килделәр.
Новосибирскида Универсиада уты шәһәрнең эре вузларында булачак.
Бу юлы Универсиада уты эстафетасы 8080 км дан торган 4 этапка бүленгән. Ул бөтен илгә танылган Новосибирски дәүләт универитетыннан старт алачак. Эстафетаны беренче булып башлау бәхете дзюдо буенча Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе Виктор Кармега насыйп булды. Шулай ук эстафетада төбәкнең иң яхшы студентлары, спортчылары, волонтерлары, шулай ук эстафета партнерлары вәкилләре катнаша, алар Универсиада утын Новосибирски дәүләт техник университеты, кулланучылар кооперация университеты, медицина һәм архитектура-төзелеш университетлары, телекоммуникация һәм информатика университетлары буенча йөртәчәк.
Эстафета Новосибирскиның төп мәйданнарының берсе – Россия фәннәр академиясенең Себер бүлеге китапханәсе каршында шәһәр утын кабызу белән тәмамланачак. Тантаналы чарада Новосибирски өлкәсе губернаторы Василий Юрченко, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, танылган спортчылар, волонтерлар, әлбәттә, факел йөртүчеләр катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International