Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков Казан һәм шәһәр яны халкын бергәләп кабул итте.
Ике сәгать ярым дәвамында Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында узган кабул итүгә 17 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның мөрәҗәгатьләре мәгариф өлкәсендә гражданнарның хокукларын саклауга кагылышлы иде.
ТР Мәгариф һәм фән министры һәм республика прокуроры кергән барлык мөрәҗәгатьләрне дә карап тикшерүне шәхси контрольгә алдылар.