ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ катнашучылары өчен яңа мәгълүмати плакатлар әзерләде. Алар арасыннан чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ уздыру тәртибе турында файдалы мәгълүматлар, имтиханнарда нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә - ярамый, тапшырыла торган предметларның үзенчәлекләре, апелляцияләр бирү тәртибе, 2022 елгы яңалыклар турында белә алачак.

Программада ТР башкаласының югары уку йортлары һәм көллиятләреннән 33 студент катнашты.

2 апрель 17:30да ТР заманча сәнгать галереясендә «Дети Ау. РАСпрекрасен этот МИР» дип аталган күргәзмз ачылачак. Чара аутизм проблемалары турында мәгълүмат бирү айлыгы кысаларында узачак.

«Бөек Петр образы» Бөтенроссия яшьләр иҗат конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне чакыралар. Җиңүчеләр заманча планшетлар һәм акчалата бүләкләр алачак.

26 марттан 30 мартка кадәр Ставропольдә Төньяк Кавказ федераль университеты базасында география буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

30 март көнне Буаның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Иң яхшы вожатый-2022» республика конкурсының финалы булып узды.

2022 елның 1 сентябреннән Кызыл Байрак училищесы Жуковның Казан югары танк команда ордены базасында «Хәрби-сәяси эш» белгечлеге буенча курсантлар әзерләү башлана. 


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28-29 мартта Казанның татар телендә белем бирүче 27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Гран-прига Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Абдуллина лаек булды.

31 мартта физика, тарих, чит телләр (язма өлеш) буенча 2022 елгы БДИның вакытыннан алда этабын үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы чит дәүләтләрдән дәүләт аккредитациясенә ия булган югары белем бирү программалары - бакалавриат, специалитет, магистратура программалары, аспирантурада (адъюнктурда) фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары, ординатура, ассистент-стажировка һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча чит дәүләтләрдән татар диаспорасы вәкилләрен укытуга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча заявкалар кабул итә башлау турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International