«Вакыт дәва түгел» Бөтенроссия иншалар конкурсының мәктәп һәм муниципаль этаплары тәмамланды. Мәктәп этабы 2021 елның 15 декабреннән 2022 елның 30 гыйнварына кадәр узды. Гомуми белем бирү оешмаларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы 500 меңнән артык укучы конкурсның мәктәп этабында катнашты. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган.
Петр I нең тууына 350 ел тулу уңаеннан Бөтенроссия яшьләр иҗади бәйгесе игълан ителде. Конкурс Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан оештырылды һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
Акциядә катнашу өчен Россия Федерациясенең 41 субъектыннан ике меңгә якын мәктәп теркәлгән. Акциядә катнашучылар саны буенча лидерлар - Ростов өлкәсе, Мордовия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләре. Акциянең үрнәк чаралары Липецк һәм Мәскәү өлкәләрендә әзерләнә.
2021 елда иң кирәкле юнәлешләр булып "Сәламәтлек саклау", "Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы", "Педагогик белем", "Юриспруденция" һәм "Икътисад" тора. Потенциаль педагогларның саны беренче тапкыр юридик юнәлешләргә керүчеләр саныннан артып китте. Соңгы ике елда гына да "Мәгариф һәм педагогик фәннәр" юнәлеше буенча кабул итү 10 меңгә якын кешегә артты (2020 елда - 66 587; 2021 елда - 75 677; 2022 елда - 75 788 кеше).
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының 200дән артык студенты «Татарстан чаңгы юлы – 2022» ярышларында катнашты.
Татарстанның Алабуга районында Костеней авыл мәктәбендә Эрисман мәктәп партасының аналогы сакланып калган.
Татарстанда 10-13 февраль көннәрендә 9-11 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәр округларында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының мәктәп һәм муниципаль этаплары тәмамланды.
9-11 февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Татарстанның Питрәч районында ике яңа балалар бакчасы ачылачак. Богородское авылында «Алтын ачкыч» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 120 баланы кабул итәчәк, Көектәге «Әкият» кә 220 бала йөри алачак.