Татарстанның Алабуга районында Костеней авыл мәктәбендә Эрисман мәктәп партасының аналогы сакланып калган.
Эрисманның мәктәп партасы 1870 елда уйлап табылган. Атаклы Россия-Швейцария гигиенисты Федор Эрисман 28 яшендә "Күзгә укучының өстәл артында утыруының тәэсире" дип аталган эшендә укучының өстәл артында дөрес утырмавы, күз һәм тән авыруларын китереп чыгаручы сәбәпләрнеэ берсе булуы турында сөйләде. Галим укучыларга дәрес вакытында гәүдәнең оптималь торышын сакларга мөмкинлек биргән мәктәп партасының яңа конструкциясен тәкъдим итте.
Бу бер урынлы партада өстәл һәм урындык үзара тоташтырылган, аның авышлыгы дәреслектәге текстны яки дәфтәрдәге язуны бары тик туры почмак хәлендә генә укырга мөмкинлек бирә.
Эрисман озак вакыт күз авыруларын дәвалау белән шөгыльләнгән, шуңа күрә уку өчен иң кулай араны да исәпкә алган - 30-40 сантиметр. Урындыкның зур булмаган аркасы утырган вакытта арканы дөрес тотырга ярдәм итә.
1870 елда император Александр II указы белән Эрисманның әлеге хезмәте Россиянең барлык мәгариф учреждениеләре өчен мәҗбүри булган. Алар имәннән ясалган, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен дүрт үлчәмдә чыгарылган.
Авыл укытучысы Петр Коротков конструкцияне камилләштергән, ул парта артында ике укучы утыра алсын өчен аның озынлыгын арттыра. Шулай ук партаның капкачы, ранецлар өчен ыргаклары, язу әсбаплары өчен махсус чокырлар булдырыла, китап киштәләре барлыкка килә. Эрисман партасының нәкъ менә шундый варианты 1887 елдан башлап 105 елга мәктәп җиһазларының "алтын стандарты" була. Бары тик XX гасырның 70 нче елларыннан гына мәктәп сыйныфларын парталар белән түгел, ә горизонталь өстәлләр белән җиһазландыра башлыйлар.