Татарстанда 10-13 февраль көннәрендә 9-11 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
Олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм республиканың 42 муниципаль районыннан 198 укучы катнашты.
Физик культура буенча Олимпиада 2 турда узды. Олимпиаданың беренче көнендә балалар язмача теоретик тур биремнәрен башкардылар. Икенче практик тур гимнастика күнегүләрен һәм җиңел атлетика буенча нормативларны олимпиадада катнашучыларны үз эченә алды.
Олимпиадада Идел буе физик культура һәм туризм университетыннан һәм Казан энергетика университетыннан компетентлы жюри эшләде.
Казан, Чаллы һәм Татарстанның 10 муниципаль районыннан 30 укучы җиңүче булды: Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба районнары.
Татарстан Республикасының 18 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 83 укучы җиңүче булды.