“Россия ел укытучысы” төбәк турының зона этаплары Биектау районыннан старт алды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәр округларында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының мәктәп һәм муниципаль этаплары тәмамланды.

Зона туры булу инде ничә елдан бирле республика конкурсының үзенчәлеге булып тора. Региональ этап алдыннан зона турын үткәрү укытучыларга аларның укыту методикасы һәм белем бирү технологияләре белән якыннанрак танышырга, аларга балалар һәм хезмәттәшләре белән уртак тел табырга мөмкинлек бирә. Зона турында катнашучылар арасында региональ этапта катнашу өчен 40 педагог «Ел укытучысы» номинациясендә, 25 педагог – «Педагогик дебют» номинациясендә билгеләнәчәк.

10 февральдә Биектау муниципаль районында Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона туры башланды. Бу-Балтач, Арча, Биектау, Теләче һәм Кукмара районнары укытучыларын кабул итә торган беренче конкурс мәйданчыгы.

Башлангыч сыйныф, рус теле һәм әдәбияты, математика һәм химия, биология һәм география, җәмгыять белеме һәм инглиз теле, физик культура һәм сынлы сәнгать укытучылары 4 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үз дәресләрен һәм мастер-классларын бирделәр. 

11 февраль – Татарстан Республикасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона турында катнашу өчен сертификатлар алу белән тәмамланган икенче конкурс көне.

Укытучыларның эшен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, узган елларда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары булган компетентлы жюри бәяли.

14 һәм 15 февральдә Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Ютазы районнары конкурсантларын Бөгелмә каршы алачак. Уңышлар, кадерле укытучыларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International