Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60% тан артыгы көллият һәм техникумнарны укырга сайлый. Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
15-19 ноябрьдә Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең финалы узачак.
Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары 257 компетенция буенча узачак. Быел 21 яңа компетенция барлыкка килде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында Татарстанда 800 дән артык волонтер катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
Быел Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының яңа катнашучылары-Арча һәм Саба районнары. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Казанга Кырымда финал тәмамланганнан соң Татарстаннан «Зур тәнәфес» конкурсында җиңгән 10 кеше кайтты. Гомумән алганда, егетләр 6 млн. сум оттылар.
15-19 ноябрьдә Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль (турыдан-туры) этабы финалы узачак.
Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсе Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чарада «Без бердәм!» проекты белән 500 мең сумлык грант отты.
«Минем илем-минем Россия» II бөтенроссия агарту онлайн-экспедициясенә йомгак ясалды. Экспедицияне «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе – «Минем илем – минем Россия» конкурсын тәмамлаучылар ассоциациясе башлап җибәрде. Проект милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырылды. Проектта җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы вәкиле Надежда Шандренкова да бар иде.
11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.