Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары 257 компетенция буенча узачак. Быел 21 яңа компетенция барлыкка килде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бу 16-22 яшьлекләр арасында 156 компетенция һәм 101 JuniorSkills компетенциясе», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин сүзләренә караганда, компетенцияләр саны елдан-ел арта бара. «Шуңа бәйле рәвештә WorldSkills стандартлары Урта һөнәри белем бирү системасында көннән – көн күбрәк кертелә, бу уку-укыту процессларын сыйфатлы яхшыртуга китерә», - дип билгеләп үтте ул.