15-19 ноябрьдә Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең финалы узачак.
Финалны ачу тантанасы һәм Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.
Финалда конкурсның читтән торып сайлап алу этабын узган РФнең 42 төбәгеннән 85 финалист катнашачак.