Илсур Һадиуллин «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы финалын ачу тантанасында катнашачак

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

15-19 ноябрьдә Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль (турыдан-туры) этабы финалы узачак.

Конкурсны РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оештыра. Конкурсның төбәк операторы-Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге – Татарстанның өстәмә белем бирү модель үзәге.

Финалны ачу тантанасы һәм Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак.

Финалда Россиянең 42 төбәгеннән конкурсның 9 номинациясендә читтән торып катнашу этабында 85 җиңүче катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International