Быел Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының яңа катнашучылары-Арча һәм Саба районнары. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Елдан-ел Казанда ярышларны уздыру мәйданчыклары саны арта бара. WorldSkills хәрәкәтенә республика районнары да кушыла», - диде мәгариф һәм фән министры.
Министр сүзләренә караганда, 2021-2022 елгы чемпионат циклы ярышлары Татарстанның 19 шәһәрендә һәм авылларында узачак. Аерым алганда, ярышлар Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Иннополис, Тәтеш, Буа, Лаеш, Арча, Мамадыш, Аксубай, Зәй, Сарман, Кукмара, Байлар Сабасында, шулай ук тышкы мәйданчыкта – «Җир асты электр слесаре» компетенциясе буенча узачак.
Чемпионатны уздыру өчен республиканың югары уку йортларында, колледжларында, техникумнарында һәм мәктәпләрендә урнашкан 68 мәйданчык җәлеп ителгән.