Математика, информатика һәм мәгълүмати куркынычсызлык буенча 2021/22 уку елына «Innopolis Open» олимпиадаларын үткәрү графигы басылды. Теркәлү ачык. Катнашу өчен 7-11 сыйныф укучылары чакырыла.
Яңа уку елында Россия Мәгариф министрлыгы илнең барлык төбәкләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мониторингы дәвам итәчәк. Бу хакта төбәкләр белән узган киңәшмәдә Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев хәбәр итте.
Шул ук вакытта мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев "Мәгарифнең киләчәге катнаш алымнар куллануда" дип саный.
«Мин татар баласы» республика иҗади эшләр конкурсына гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Татарстанда уку елы башыннан бирле ОРВИ симптомнары яки температурасы югары булган 1,5 меңнән артык укучысыны мәктәпләргә кертмәгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Татарстанның Яшел Үзән районында мәгариф учреждениеләренә һәм социаль объектларга җылылык бирү башланды. 9 сентябрьгә балалар бакчаларының 80% җылы белән тәэмин ителгән.
ТР Вице-премьеры Роман Шәйхетдинов эш визиты белән Югары Ослан районында булды, анда яшьләр клубын һәм «Кояш» балалар бакчасын карады, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Саранскта студентлар арасында Идел буе федераль округының VI интеллектуаль олимпиадасында Татарстаннан 15 кеше катнаша, алар — Иннополис Университеты, Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары.
«Мәгариф» милли проекты Россиянең барлык төбәкләре укучыларына бертигез дәрәҗәдә сыйфатлы белем бирүгә юнәлдерелгән. Бу хакта журналистларга Бөтенроссия халык фронты рәистәше, «Сириус» үзәге җитәкчесе Елена Шмелева хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» фонды җитәкчесе, РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советы Президиумы әгъзасы, Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше Елена Шмелева белән очрашты.