Россиядә ике ел эчендә кимендә өч мең мәктәпне ремонтларга кирәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
8 сентябрьгә Түбән Камада җылылык белән тәэмин итү системасы 98% ка әзер. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Максим Санков хәбәр итте.
Әлмәттә киләсе уку елына «Адымнар» полилингваль комплексы ачылачак. Туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, мәктәп төзелеше төрле факторларга бәйле булачак, һәм муниципалитет җитәкчелеге бер ел эчендә мәктәп төзергә тырышачак, дип билгеләп үтте.
Объект төзелеше 2021 елның мартында башланган иде.
Казан зооботаника бакчасы «Барсята» Яшь натуралист түгәрәгенә җыелма ачты. Биредә 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны көтәләр.
Казанның тимер юл вокзалына 5-7 сыйныф укучылары арасында «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр белән поезд килде.
"Мин һәм минем сайлау" программасы буенча профилактик чаралар үткәрү кысаларында Минзәләнең ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә бүлегенә экскурсия оештырылды.
Казан федераль университеты Регионара фән олимпиадасының сайлау этабы 2021 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр узачак. Анда 8-11 сыйныф укучылары чакырыла.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Профсоюз 2021 елның 1 сентябреннән Урта һөнәри белем бирү оешмаларында, шул исәптән сәламәтлекләре чикләнгән затлар өчен һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы сыйныф җитәкчеләренә (кураторларына) 5 мең сум күләмендә айлык акчалата бүләк билгеләнә, дип аңлата.
2021 елның сентябреннән декабренә кадәр «CASE-IN» Халыкара инженерлык чемпионатының мәктәп лигасы Кубогы узачак. Бу-3-11 сыйныф укучыларының инженерлык кейсларын хәл итүдә һәм техник җайланма, рәсем, макет яки эссе булдыруда команда ярышы. Чара Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.