ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Коммерцияле булмаган оешмаларның «Исәп-хисап ноктасы» Бөтенроссия ирекле халык хисаплары конкурсына гаризалар кабул итү башланды.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңа балалар бакчасы ачтылар. Тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та катнашты.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «Яңа белем» II Федераль агарту Марафоны кысаларында лекция үткәрде. Ул Россия укытучысы тарихында мөһим этаплар һәм күренекле педагоглар турында сөйләде, шул исәптән 2023 елда 200-яшьлеген билгеләп үтәчәк Россия фәнни педагогикасына нигез салучы Константин Ушинскийны да искә алды.

Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар һәм яңа уникаль биолабораторияне карадылар.

Бүген Роспотребнадзор РФнең барлык субъектларында гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләренә багышланган "Кайнар линия" эшли башлый. Консультацияне 6 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр алырга мөмкин булачак.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәттә һәм видеоэлемтә аша - Түбән Камада «Адымнар» яңа күп телле белем бирү комплексы төзелешенә старт бирделәр. 

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф өлкәсендә инновация эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аны үстерү механизмнарын камилләштерү эше кысаларында 2022 елда федераль инновация мәйданчыгы статусын алуга дәгъва кылучы оешмалардан гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәт шәһәренә эш сәфәренә килде.

3 сентябрь көнне Казанның Идел буе районы балалар йорты базасында «Акыл палатасы» интеллектуаль-үсеш уенының региональ туры узды.

Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 725 мәдәни вакыйгадан торган исемлек формалаштырылган, аларны «Пушкин картасы» ярдәмендә бушлай күрергә мөмкин булачак. Бу хакта «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International