Буа ветеринария техникумының дүртенче курс студенты Татьяна Спирина «Ветеринария» компетенциясе буенча WorldSkills Russia чемпионатында алтын медаль яулады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.
Татарстанның Яшел Үзән районының биш мәктәбендә капиталь ремонттан соң азык-төлек блогы ачылды. Ашханәләрне яңартуга республика бюджетыннан 61,7 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Белем көнендә Яр Чаллыда капремонттан соң «Өмет» интернат-мәктәп ачылды, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем алачак.
Казан федераль университеты, КНИТУ-КХТИ, КДЭУ, КНИТУ-КАИ һәм РФА Казан фәнни үзәге яшьләр фәнни лабораторияләрен булдыру буенча федераль конкурста катнашалар.
Татарстанның Теләче районының Лесной бистәсендә капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды.
Казан шәһәре Совет районының «Минем ритм» торак комплексында «Уңыш» 189-нчы номерлы балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. Мәктәпкәчә учреждение 220 урынга исәпләнгән, шул исәптән 120 ясле урыны.
1 сентябрь көнне Татарстанның «Зур үзгәрешләр» штабында («Россия – минем тарих» тарихи паркы, Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8) «Диалог на равном» форматында очрашулар узды.
Татарстанда 1 сентябрь көнне ике мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен «Игелек мәктәбе» ачылды.
Шәһәрлеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Мәгариф министрлыгы 2022 елның җәендә Россиянең педагогик вузларына укырга керергә тиешле абитуриентлар өчен бердәм дәүләт имтиханының минималь керү баллары турында боерык проектын бастырып чыгарды.