Трек җиңүчеләре арасында 37 ир-егет һәм 17 кыз катнашты. Аларның 29ы мәктәпне алтын медаль белән тәмамлады, ә 21е диплом белән бүләкләнде. Иң яшь җиңүчегә-19, иң өлкәненә 32 яшь.
2021 елның 25 августында Яр Чаллы шәһәренең"Энергетик" мәдәният йортында Тукай муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды.
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков Казан һәм шәһәр яны халкын бергәләп кабул итте.
Кичә, 25 августта, "Яшь профессионаллар - 2021" (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалы ачылды. Ачылу тантанасы Уфада "Ватан" паркы территориясендә узды.
Бүген «Яшь профессионаллар» (WORLDSKILLS RUSSIA) хәрәкәтенең иң яхшы 100 мәгариф оешмасын бүләкләү тантанасы булды.
Казанда 2021 елның 25 августыннан 26 августына кадәр мәктәпкәчә белем бирүнең төбәк мәгълүмат системаларын алып бару мәсьәләләре буенча уку семинары уза.
Россия Президенты Владимир Путин мәктәп, югары уку йорты укытучылары, чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашу вакытында Россиядә 2023 елны Укытучы елы дип игълан итәргә тәкъдим итте.
Бүген «Энергетик» мәдәният йорты базасында Зәй муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләренең «Зәй муниципаль районында мәгариф үсешенең перспективалары һәм яңа мөмкинлекләре» дигән еллык август конференциясе узды.
Быел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләре бусагасын 174 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде. Визиты кысаларында ул Замелекесье микрорайонында яңа мәктәп ачылышында катнашты. 14 нче номерлы гимназия 1124 укучыга исәпләнгән. Бинада ике бассейн, спорт залы, китапханә, ашханә һәм актлар залы бар. Биналарны рәсмиләштергәндә уникаль дизайнер карарлары кулланылган.