25 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән «Лучики» яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты.
Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Фән янәшәдә» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Россиядә укучыларга психологик ярдәм күрсәтү буенча интернет-платформа барлыкка киләчәк. РФ Президенты Владимир Путин аны чәршәмбе көнне җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда булдыру тәкъдимен хуплады.
8-11 сыйныф укучылары ике еллык курсларда программалаштыру телләрен бушлай өйрәнә алачак. Бу хакта "Мәгариф өлкәсен цифрлаштыру һәм цифрлы трансформацияләү: яңа технологияләрне куллану трендлары" онлайн-конференциясендә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының программаларны һәм проектларны координацияләү департаменты директоры Татьяна Трубникова хәбәр итте.
Якындагы биш-алты елда хезмәт базарында теләсә кайсы профильдәге ИТ-өлкә, шулай ук чиктәш тармаклар белгечләренә ихтыяҗ зур булачак.
26 августта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Казанда мәгариф өлкәсендә халык хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде. Визиты кысаларында ул Замелекесье микрорайонында яңа мәктәп ачылышында катнашты.
24 август көнне Район мәдәният йортында педагогларның традицион август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы, Башкарма комитет җитәкчесе, бүлек мөдирләре, авыл җирлеге Башлыклары катнашты.
Бу атнада Башкортстанда узачак IX «Яшь профессионаллар» милли чемпионаты финалында Татарстан җыелма командасы 23 яңа компетенциядә чыгыш ясаячак. Бу хакта һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
Бүген РФ Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Дәүләт Советы Президиумы утырышын уздырачак һәм укытучылар, укучылар һәм студентлар белән аерым әңгәмә корачак.