"Географик диктант өчен символ (битлек) яса» Рус географик диктанты конкурсы 31 августка кадәр озайтылды, дип хәбәр итә Рус география җәмгыяте.
Роспотребнадзор балага мәктәп рюкзагын ничек сайларга дигән киңәш бирде. Белешмәлек ведомство сайтында урнаштырылган.
Укытучыларның традицион август киңәшмәсенә ТРның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде. Ул район педагоглары эшчәнлегенә анализ ясады һәм алар алдына күп кенә җитди бурычлар куйды.
1 сентябрьдә мәктәп кыңгыравы Казанның 160 меңгә якын укучысы өчен чыңлаячак, парта артына узган ел белән чагыштырганда 11 меңгә күбрәк укучы утырачак. Шул ук вакытта мәктәпкә беренче тапкыр 20 меңгә якын бала барачак.
Системалар, сервислар һәм хезмәт күрсәтүләр нигезендә булдырылган цифрлы интеллектуаль технологияләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга юнәлтелгән чараны катнаш (офлайн+онлайн) форматта күргәзмә павильоннары, демонстрацион мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән җиһазланган «Казан Экспо» заманча Халыкара күргәзмә үзәгендә үткәрү планлаштырыла.
Быел Татарстан башкаласында гомуми сыйдырышлыгы 1690 урын булган 8 мәктәпкәчә учреждение ачылачак. Шуларның 5се «Демография» милли проекты кысаларында төзелә, ә 3се «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча. Алар Константиновка бистәсендә, «Җиденче күк» һәм «Җәй»торак комплексларында төзеләчәк. Хәзер барлык объектлар да төзелеп бетү стадиясендә.
Питрәч районының Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбенең йомгаклау тикшерүләре башланды. Учреждение «Алгоритм» дигән матур исемле технологик лицей статусын алды. Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән.
Әлмәтнең «Шкид» балалар йортының футбол командасы - балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлар командалары арасында «Киләчәк сиңа бәйле» дип аталган XVI ачык Бөтенроссия футбол ярышлары чемпионнары - Сочидагы «Барселона» клубы футбол академиясенә килделәр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада эш визиты белән Чаллы шәһәренә барачак, анда ул яңа балалар бакчасы һәм гимназия ачылышында катнашачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
Түбән Кама мәгариф системасын яңадан башлап җибәрү көтә. Үсешнең яңа этабы ике масштаблы белем бирү комплексы төзелеше белән бәйле.