ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2021 ел
сишәмбе

Яр Чаллыдан 37 студент һәм укучы Татарстан җыелма командасы составында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык ярышларында үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр.

24-28 август көннәрендә Плоешти шәһәрендә (Румыния) информатика буенча 5 нче Европа мәктәп укучылары олимпиадасы узачак. Мәктәп укучылары дистанцион рәвештә үз илләреннән катнашачак.


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Soft Skills Russia чемпионатын ачуда катнашты.

"Сириус" сәләтле балалар белән эшләү үзәгенең белемен һәм тәҗрибәсен бөтен мәктәп системасында кулланырга кирәк. Бу хакта Президент "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Татарстанда быел авыл мәктәпләренең «физика», «химия» һәм «биология»фәннәре буенча матди-техник базасын яңартачаклар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Актанышта педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Татарстанда якындагы өч елда 20 көллият һәм техникум 42 остаханә төзү өчен федераль бюджеттан 170 млн сумнан артык акча алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Актанышта педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Татарстанның Питрәч районындагы «Царево усадьбасы» торак комплексында урнашкан «Росток» балалар бакчасында өстәмә рәвештә 110 урын булдырылган. 

Татарстанның Питрәч районының ике мәктәбендә азык-төлек блоклары капиталь ремонтланды: ашханәләрне яңарту Питрәчнең 2 нче мәктәбенә һәм Иске Шигали авылы мәктәбенә кагылды.

Татарстан җыелма командасы 22 августта Уфага «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча IX Милли чемпионатының финалына китәчәк.

«Шәһәр өчен иң яхшы цифрлы карарлар» хакатоны җиңүчеләре - Королев исемендәге политехник колледж студентлары Казан «ИТ-паркы» һәм Ак Барс Банкы талантларын үстерү үзәге ярдәмен алачак. Бу хакта Түбән Кама бизнесына ярдәм итү һәм үстерү үзәгендә хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International