Имтиханнарга, халыкара олимпиадаларга һәм интеллектуаль ярышларга әзерлек турында Казан мәктәп укучылары - турнирларда җиңүчеләр һәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыя алган чыгарылыш укучылары сөйләде.
Казанда ел саен укытучы һөнәренә яшь педагогларны багышлау тантанасы уздырыла. Быел чараны «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында уздырдылар. Югары уку йортларын тәмамлаучыларга үз теләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юллады.
Казан радиомеханика көллиятендә «Мәгариф» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Мәгариф» милли проектын «Яшь профессионаллар» федераль проектының «Аларның матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында һөнәри белем бирү оешмаларына дәүләт ярдәме» программасы гамәлгә ашырыла.
2021 елның 12 августында Самарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев «iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумын үткәрүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
"Россия - Минем тарих" проектының агарту фильмнарын "Россия электрон мәктәбе" порталында карарга мөмкин. Хәзер Россиянең барлык уку йортлары мультимедиа парклары материалларын тарих, җәмгыять белеме һәм МХК дәресләрендә файдалана ала.
Россия мәгариф академиясе 2021 елда мәгариф өлкәсендә яшь галимнәр конкурсын уздыру турында игълан итә.
17-19 августта Алабугада узачак мәктәп укытучылары халыкара фестивалендә ата-аналар өчен ике семинар уздыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Милли мәгариф турында 17-19 августта Алабугада узачак XI Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә катнашучылар фикер алышачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.
1-11 нче сыйныф укучылары өчен "Беләсеңме? Өйрәт! " конкурсына гаризалар җыю башланып китте. Анда катнашучылар катлаулы фәнни концепцияләр һәм теорияләр турында гади сүзләр белән сөйләргә тиеш. Эшләр 31 октябрьгә кадәр nauka.uchi.ru сайтында кабул ителә. Җиңүчеләр конкурсны оештыручылардан һәм партнерларыннан кыйммәтле призлар һәм бүләкләр алачак.
13 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысасында Казанда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы базасында педагогик хезмәткәрләр өчен «Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы. Яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узачак.