Казан федераль университетының чит ил укучылары өчен әзерлек факультеты тыңлаучысы Чжан Цзылинь чит ил гражданнары өчен рус теле буенча XVII Халыкара олимпиадада барлык әзерлек факультетлары тыңлаучылары арасында беренче урынны алды. Интеллектуаль ярыш берничә трек буенча узды. “Чит ил гражданнары – югары белем бирүче Россия мәгариф оешмаларының әзерлек факультетларын тыңлаучылар” юнәлеше буенча финалга 159 кеше чыкты. Чжан Цзылинь дистанцион рәвештә укый, Казан университеты укытучылары тыңлаучыларны "онлайн" режимында әзерләгәннәр.
«Яндекс» компаниясе аналитиклары һәм В. В. Виноградов исемендәге рус теле институты лингвистлары Россия төбәкләренең бер өлешендә яшәүчеләр куллана торган җирле сүзләрне өйрәнделәр һәм аларның иң кызыгын сайлап алдылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рус телендәге «Тоталь диктант» һәм татар телендәге «Татарча диктант» үрнәкләре буенча республика халыклары телләрендә диктантлар уздырырга тәкъдим итте.
Казан федераль университетының Алабуга институты «Буревестник» спорт-савыктыру лагеренда «IT-территория» профильле сменасы уза. Анда Татарстан мәктәпләренең 8-10 сыйныф укучылары катнаша. Алар ял итеп кенә калмый, программалаштыру һәм веб-дизайн нигезләренә дә өйрәнә.
Фән һәм югары белем бирү министрлыгы уку юнәлешләрен үзгәрткәндә студент артында бюджет урыны саклансын өчен эш алып бара.
«Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «Мәгарифтә яңа алымнарны үстерүнең 100 лидеры» стратегик инициативасы кысаларында «First.School — Заманча ата-аналарның беренче мәктәбе» проектларын гамәлгә ашыруда катнаша.
Чыгарылыш сыйныф укучылары табигый-математик һәм инженер-техник белгечлекләр буенча уңышлы укырга керә торган җиде уку йорты топ-200 мәктәп исемлегенә керде. Россиянең топ-200 уку йорты исемлеге беренче тапкыр RAEX (РАЭКС-Аналитика) https://raex-a.ru/releases/2021/2June агентлыгы тарафыннан әзерләнгән.
Бик тиздән укучыларны имтиханнар көтә. Тормышның төп вакыйгаларының берсендә ничек сынатмаска? Имтиханга ничек дөрес карарга һәм невротик булмаска? Шпаргалка язаргамы икән? Бу һәм башка сорауларга психолог, психология фәннәре кандидаты, МДПУ ЮПиП кафедрасы доценты Майя Душкина җавап бирә.
Химия буенча 2021 елда БДИ баллары – бу ясалма интеллект һәм экспертлар тарафыннан аттестациядә катнашучыга һәр дөрес җавап өчен куелган бәя. Үтү баллары саны ел саен Рособрнадзорның тиешле боерыгы белән билгеләнә.
Рус теле буенча БДИ узачак барлык аудиторияләрдә дә, Имтихан үткәрү пунктлары штабында онлайн-күзәтү оештырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 96 нчы Казан гимназиясендә матбугат очрашуында сөйләде.