2021 елның 1 сентябреннән гомуми белем бирү оешмаларының класс җитәкчеләренә түләүләргә тиң рәвештә кураторларга да ай саен 5000 сум өстәмә түләнәчәк. Ел саен федераль бюджеттан әлеге максатлар өстәмә 9,6 млрд сум акча җәлеп ителәчәк.
Заманча дөнья тиз үзгәрә: яңа технологияләр һәм инструментлар, яңа һөнәрләр, хезмәт базары даими хәрәкәттә. Мәктәп һәм көллиятне тәмамлаучыларга, бәлки, үз һөнәри юлларын күп тапкырлар үзгәртергә туры килер, һәм мәктәп моны исәпкә алырга тиеш.
Казанның җәйге лагерьларында балалар өчен татар телендә өч смена оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетта балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фаизов сөйләде.
Чаллы шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларының күпчелеге балаларны кабул итүгә әзерлек турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә алды. Бу хакта бүген мэриядәге киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте.
Түбән Камада җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек бара. 26 һәм 27 майда муниципалитетта лагерьларны кабул итү булачак. Бу хакта шәһәр башлыгы урынбасары Марина Камелина хәбәр итте.
Быел ата-аналар шәһәр яны лагерьларында балаларның ялы өчен кешбэк ала алачак. Ил Хөкүмәтенең тиешле карары узган атна ахырында чыкты. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетында субсидия бирүнең яңа мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә кушты. «Ата-аналарның проблемалары булмавы мөһим», – дип ассызыклады ул.
31майдан 26 июньгә кадәр Казанда мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Аларда 14 меңгә якын бала ял итәр дип планлаштырыла, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.
21-23 майда “Дуслык” балалар-савыктыру үзәге базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларын профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы финалы булды.
Мәскәүдә «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» дигән зур мәктәп пикнигы тәмамланды.
Чара 20-23 май көннәрендә узды.
24 майда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен ТДИның төп чоры старт алды һәм ул 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу имтиханны барлыгы 35 мең 851 укучы тапшырачак (24540 кеше — 24.05.2021, 11311 кеше — 25.05.2021), шулардан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 216 кеше.