“Бергәләп коррупциягә каршы!” Халыкара яшьләр конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурс дөньяның барлык дәүләтләреннән дә яшьләр өчен үткәрелә. Ул Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырылды.
Россия мәгариф министрлыгының «Кванториада-2021» Бөтенроссия балалар инженер командалары конкурсының сайлап алу этабы башланды, аның дәвамында командаларга регламентларны өйрәнергә, бирем сайларга һәм эш башларга тәкъдим ителә.
"Смена" спорт үзәгендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарын ябу тантанасы булды, дип хәбәр итә Россия мәгариф министрлыгы.
26 майда Казан федераль университетында педагогик булмаган югары уку йортларында педагогика мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Югары уку йортында югары белем бирү системасында «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» белгечлекләре һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеме буенча федераль укыту-методик берләшмәсе утырышы узачак.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү Фонды «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» Төбәк иҗтимагый оешмасы (ТИО) белән берлектә «Күп балалы Россия» бөтенроссия проектын тормышка ашыра.
25 майда 11 (12) сыйныфларны тәмамлаучылар рус теленнән дәүләт чыгарылыш имтиханын (алга таба – ДЧИ) тапшырдылар. Рус теле буенча ДЧИда катнашучыларның саны 2021 елның 25 маенда – 1217 кеше, шуларның 81е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучы, 127 кеше - УФСИН укучылары, шулай ук югары уку йортларына керергә җыенмаган мәктәпне тәмамлаучы 1009 укучы.
Гадәттән тыш фаҗига нәтиҗәсендә тирән кайгы кичергән 175 нче гимназиянең киләчәге нинди булыр? Гомумбелем бирү мәктәпләрендә педагоглар һәм укучыларның иминлеген саклау чараларын ныгытуда нәрсәләр эшләү күздә тотыла? Чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары ничек уза?
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175 нче гимназиясендә булган канлы фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган балаларның ата-аналары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
13 мең Казан баласы быел җәйге лагерьларда ял итәчәк. Балаларны 21 лагерь кабул итәчәк – аларның 12се – муниципаль һәм 9ы ведомстволарга карый.
24 майда «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы берләшмәсендә «Синең куркынычсызлык» дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.