Җәйге каникуллар башлану белән Казан укучыларының вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге барлыкка килә.
27 майда башланып китәчәк җәйге сәламәтләндерү кампаниясе алдыннан Россия мәгариф министрлыгы җәйге ял белән бәйле иң актуаль сорауларга аңлатма биреп үтә. Өстенлекләр арасында – балаларны йөртү өчен имин шартлар тудыру, аларның балаларны савыктыру оешмаларында булулары һәм узган елда юллама алу хокукыннан файдалана алмаган балаларның җәйге ялын тәэмин итү.
Татарстанда 20-21 майда I Төбәкара BabySkills чемпионаты узды. Ярышлар дистанцион рәвештә үткәрелде. Ярышлар идарәсенең үзәге – Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге булды.
"Ростелеком" имтихан үткәрү буенча Россия һәм чит ил пунктларында видеокүзәтү системалары тестын үткәрде. Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) РФнең барлык субъектларында, шулай ук дөнның 58 илендәдә илчелекләр, консуллыклар һәм хәрби частьләр базасында чит ил белем бирү оешмаларында 79 имтихан үткәрү пунктларында узачак. БДИ-2021дә видеокүзәтү өчен барлыгы 5,5 меңнән артык имтихан үткәрү пунктларында 134 меңнән артык камера эшләячәк.
Социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс уздырыла.
Россия мәгариф министрлыгының кайнар линиясенә һәм “Дәүләт хезмәте” порталына кергән башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру буенча мөрәҗәгатьләр саны уку елы дәвамында шактый кимегән. Бу хакта төбәкләр белән атналык киңәшмәдә Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Андрей Николаев белдерде.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы ярдәме белән 15 марттан 20 майга кадәр «Ел остасы» бөтенроссия конкурсының республика этабы уздырылды.
20 майда Лениногорск нефть техникумы базасында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган республика тарихи конкурс-квест үткәрелде.
8 мәктәп укучысыннан торган Россия командасы физика буенча Азия олимпиадасының абсолют рекордын яңартты. 21 нче Азия олимпиадасы ярышлары 17 нче майдан 23 илдән 180 укучы катнашында дистанцион форматта Тайванда узды. Олимпиада ике ярыш турын үз эченә алды.
Кадерле чыгарылыш укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!