ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2021 ел
шимбә

2021 елда Татарстан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урынны алды. Бу хакта Республика сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү үзәгенең җәйге программалары турындагы матбугат конференциясендә үзәк директоры Гөлнара Исламова хәбәр итте.

Россия фән һәм югары белем министрлыгы икътисад таләпләре нигезендә югары белемле белгечлекләреһәм юнәлешләр әзерләү исемлеген яңадан карарга һәм актуальләштерергә ниятли, аларны кабул итү 2021 ел ахырына планлаштырылган. Бу хакта чәршәмбе көнне министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россиянең барлык төбәкләреннән 800 меңнән артык укучы «Яшь эшмәкәр һәм финанс белеме» онлайн-олимпиадасының сынау тәртибендәге  һәм төп турларында катнашты. Алар арасында – Татарстан Республикасыннан 85 меңгә якын укучы бар.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Бердәм дәүләт имтиханы июньдә штат режимында узачак дип ышаныч белдерде.


21
май, 2021 ел
җомга

«Татнефть» компаниясе Казанның һөҗүмгә дучар булган 175 нче мәктәбендә бассейн төзүне финанслаячак. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Математика буенча БДИ сайлау буенча имтиханнар исемлегенә кермәячәк. Бу хакта 2021 елда Дәүләт йомгаклау аттестациясенә багышланган кайнар линия барышында Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белдерде.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткәнчә, киләсе елда пандемиягә кадәр булган Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибен кире кайтару планлаштырыла.

Информатика буенча бердәм дәүләт имтиханы 2021 елда компьютер форматында үткәреләчәк. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский сөйләде.

2021 елда «Сириус» моделе буенча сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгенең җәйге программаларына Татарстан икътисадына бәйле бурычлар кертеләчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә "Казан талантларның  ачык университеты 2.0" коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Айдар Акмалов хәбәр итте.


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда быел БДИны 16 509 унберенче сыйныф укучысы тапшырачак, ә ТДИны – 36 532 тугызынчы сыйныф укучысы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International