21 декабрьдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур тәнәфес» мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә «Робинзонада» дип аталган яңа тематик атна старт ала. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) 2027 елга кадәр балаларны сәламәтләндерү, аларның ялын оештыру һәм тәрбия оешмаларына карата яңа санитар таләпләрне раслады. Россиянең баш санитар табибы Анна Попованың шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Татарстанда 2021 елда «Демография» илкүләм проекты буенча 13 балалар бакчасы төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга матбугта конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үзенең рәсми сайтында "Әзерлек навигаторы" дигән яңа бүлек ачты, анда укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә мөстәкыйль әзерләү өчен материаллар бастырылачак.
Эшмәкәрләр йортында эшмәкәрлек, финанс һәм кулланучылар белеме буенча IV Республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы узды.
Көллият һәм югары уку йортлары укытучылары һәм методистлары цифрлы технологияләр өлкәсендә квалификация күтәрү өчен бушлай IT-курслар уза алачак. Курслар "Иннополис" университеты базасында оештырылачак.
Россиядә мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә икенче һөнәри белемне бушлай алырга рөхсәт биререгә тәкъдим иттеләр. Идеяне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Педагогларга бюрократик йөкләнешне чикләүче документ әзерләнгән.
Чувашия һәм Татарстан арасында мәгариф өлкәсендә тыгыз элемтәләр урнашуында Фәрит Гыйбатдиновның өлеше дә бар. Бу турыда Чабаксарда узган «Гыйбатдинов укулары» конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы төп консультанты Әлфия Әхәтова хәбәр итте.
16 декабрьдә “Талантлар ачу” форумы кысаларында Республика ата-аналар җыелышы узды. Анда Татарстанның 7 меңнән артык ата-аналары, шулай ук әйдәп баручы экспертлар, психологлар һәм остазлар катнашты. Быелгы җыелыш темасы «SOS! Социаль челтәрләр минем баламны йотты!".