Казанның Идел буе районында урнашкан 18 нче татар гимназиясендә янкорма төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Түбән Каманың 140 укучысы уку, спорт һәм иҗаттагы казанышлары өчен, 25 декабрьдә Президент чыршысында катнашачак. Бу хакта бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә Илнар Бәдретдинов җиткерде.
19-21 декабрь көннәрендә “Дуслык” укыту-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен IX республика хокукый турниры узды.
23 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 11:00 сәгатьтә «Һөнәр шоу» проектының Бөтенроссия ачык дәресе узачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы.
Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия эшләрен оештыруда Тәтеш кадет мәктәп-интернатын бик яхшыга бәяләделәр.
21 декабрьдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Зур тәнәфес» мәктәп укучылары Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә «Робинзонада» дип аталган яңа тематик атна старт ала. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) 2027 елга кадәр балаларны сәламәтләндерү, аларның ялын оештыру һәм тәрбия оешмаларына карата яңа санитар таләпләрне раслады. Россиянең баш санитар табибы Анна Попованың шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Татарстанда 2021 елда «Демография» илкүләм проекты буенча 13 балалар бакчасы төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга матбугта конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үзенең рәсми сайтында "Әзерлек навигаторы" дигән яңа бүлек ачты, анда укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә мөстәкыйль әзерләү өчен материаллар бастырылачак.
Эшмәкәрләр йортында эшмәкәрлек, финанс һәм кулланучылар белеме буенча IV Республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы узды.