Казанның Киров районында катнаш төрдәге 7-нче номерлы «Алтын хыял» билингваль балалар бакчасы ачылды. Бу төзелә торган «Залесный сити» торак комплексы территориясендә беренче мәктәпкәчә учреждение. Төп белем бирү программасыннан тыш, балалар робототехниканы ике дәүләт телендә дә үзләштерәчәкләр һәм IT-технологияләрне өйрәнәчәкләр, музыкаль һәм хореографик талантларын үстерәчәкләр. Яңа учреждениедә Казан Мэры Илсур Метшин булды.
Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык Россия вузларына чит ил гражданнарын кабул итү буенча 2020 елга нәтиҗә ясады.
24 декабрьдә Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча педагогларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру һәм квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак.
24-29 декабрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәге базасында “Галстуклылар иле” профиль сменасы узачак. Сменаны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге, «Татарстан варислары берлеге» иҗтимагый оешмасы.
Киләсе елда Мәгариф министрлыгы өчен төп бурычлар булып белем бирү сыйфатын саклап калу, шул исәптән «500+» проекты кысаларында белем бирү сыйфатын яхшырту, укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү, аларга һәрьяклап ярдәм итү, педагогик хезмәт өчен түләү системасын камилләштерү тора.
100 ел элек Нурлатның беренче мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлаган. Мәгариф оешмасы гасыр дәвамында әллә ничә тапкыр исемен алыштырган. Башта ул 28нче тимер юл мәктәбе булган, аннары - 61нче мәктәп. Бүгенге көндә гомуми урта белем бирү мәктәбе буларак эшләвен дәвам итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты. Ул авыр тормыш хәлендәге балалар һәм яшүсмерләрнең теләкләре язылган ике открытка алды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 61-нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары «Казаноргсинтез» заводында булдылар. Чара «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының «Һөнәр белән танышу» проекты кысаларында узды.
Казан укучылары сәламәт туклану бәйгесендә катнашачаклар, ул 25-нче декабрьдә башлана. Укучыларга рәсем һәм видеороликлар әзерләргә кирәк булачак.
Киләсе елда Татарстанның 114 мәктәбендә "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.