"Тере классика" Халыкара педагогик форумы инде бишенче ел илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән талантлы укытучыларны, галимнәрне, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе экспертларын җәлеп итү үзәге булып тора.
Россия Мәгариф министрлыгы «Media Start» Бөтенроссия медиабелемне интеграцияләүче класстан тыш чаралар методик эшләнмәләре конкурсын уздыру турында хәбәр итә. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты ярдәмендә үткәрелә.
«Ел укытучысы» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы да уздырылаы. Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә 340 урынлык ике балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Бу хакта район хакимияте башлыгы Андрей Лобов хәбәр итте.
Фән һәм югары белем министрлыгы бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслады.
18 сентябрьдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалы кысаларында WorldSkills International экспертлары һәм вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу буенча видеоконференция узачак.
Татарстанда беренче «Кванториум» мобиль технопаркы остазлары республиканың беренче агломерациясендә VR/IT, Гео/Аэро, Промдизайн/Промробо һәм Hitech юнәлешләре буенча дәресләр үткәрә.
Ел саен үткәрелә торган «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсы Татарстанда уза.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасы чараларын һәм «цифрлы белем бирү мохите» ФИП эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында, цифрлы технологияләр буенча мәктәп тьюторларына һәм педагогларга ярдәм итү өчен, 2020 елның 16 сентябрендә «Белем бирү нәтиҗәләре сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану» темасына гамәли-юнәлешле семинар (вебинар) үткәрде.
Уку елы башланганнан бирле Татарстандагы барлык мәктәпләрдә дә башлангыч сыйныф укучыларына бушлай иртәнге аш ашаталар. Иртәнге ашка нинди ризыклар кергәне турында «Татар-информ»га Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының корпоратив коммуникацияләр директоры Юлия Юнысова сөйләде.