ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Әлки районында күп балалы укытучы һәм тәрбияче гаиләләренә планшет бүләк иттеләр. Планшет «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тәкъдим иткән «Изгелек кыл» хәйрия акциясенең өченче этабы кысаларында тапшырылды. 

20 сентябрьдә Россиянең 85 төбәгеннән һәм дөньяның 60 иленнән 30 меңнән артык укытучыны, китапханәчеләрне һәм мәгариф департаменты вәкилләрен җыйган «Тере классика» V Халыкара гуманитар педагогика форумы тәмамланды.

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән берлектә «Ачык класс» проекты кысаларында «Баланың киләчәге. Киләчәкне сайлаганда ничек ярдәм итәргә» вебинарын үткәрде.


19
сентябрь, 2020 ел
шимбә

16 сентябрьдә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында "ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО" Идел буе федераль округы фестиваленең "Ума палата" интеллектуаль-үсеш уены региональ этабы узды.

Дәүләт хезмәтләре порталында махсус сервис барлыкка килде. Анда Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык сыйфаты турында бәяләмә калдырырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ата-ана үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү максатларында ата-аналарның хокукларын һәм бурычларын, укучы һәм тәрбияләнүчеләрнең хокукларын һәм бурычларын тәэмин итүдә, аларның мәгариф өлкәсендә идарә органнары һәм мәгариф оешмалары белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Ата-аналар республика Советы төзелде.

19 сентябрьдә  Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында "Ел укытучысы" конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узачак.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте. 

Татарстанда ел саен "Россия ел тәрбиячесе" Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы уза. Конкурсның төбәк этабы 3 этаптан тора - муниципаль, зональ, йомгаклау.

Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советында катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән 1779 гариза килгән. Совет составына керер өчен заявканы һәр укытучы бирә ала, кандидатларга бердәнбер критерий - мәктәптә кимендә биш ел эш стажы булу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International