Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова барлык Россия укучылары өчен "Сәламәт бул!" онлайн-дәресе үткәрде, анда балаларга яңа уку елында куркынычсызлык чаралары, вируслы авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен дөрес алып бару турында сөйләделәр. Дәресне трансляцияләү Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә үткәрелде. Туры эфирда дәресне 700 меңнән артык кеше карады.
Татарстанның 42 авыл мәктәбендә быел җиһазлар яңартылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
Быел Татарстанның алты һөнәри белем бирү оешмасында — Кама төзелеш көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Әлмәт политехник техникумы, Казан радиомеханика көллияте, Алабуга политехник көллияте, Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә заманча остаханәләр барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.
2021 ел азагына Татарстандагы өч яшькә кадәр барлык балаларга бакчаларда урыннар җитәрлек булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта вице-премьер — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
Чирмешәндәге аграр техникумда дүрт белгечлек буенча укыталар. Быел биредә 210 егет һәм кыз укыячак, шуларның 75се быел гына студент булган. Алар авыл хуҗалыгын механиклаштыру белгечлекләре: автомеханик, эретеп ябыштыручы һәм пешерүче-кондитер һөнәрләрен үзләштерә.
Спас тармак технологияләре техникумы капиталь ремонттан соң ачылды. Мәгариф учреждениесен яңарту ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булган, аның кысаларында 40 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Алабугада тантаналы рәвештә Татарстанда беренче «Фәнни коллаборация йорты» өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Үзәк КФУның Алабуга филиалында «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» проекты буенча ачылды.
Федераль куркынычсызлык хезмәте татарстанлыларны Мәскәү, Калининград, Курган һәм Анападагы ведомство вузларына чакыра.
Белем көнендә Казан мәктәпләрендә фандоматлар - пластик һәм алюминий тары кабул итү аппаратлары эшли башлады. Гомумән алганда, Татарстан башкаласының мәгариф учреждениеләрендә 20 фандомат барлыкка килде.
Хәзер ел саен бөтен Татарстаннан 1000нән артык сәләтле укучы белем бирү программаларында катнаша, тренинглар һәм мастер-класслар уза алачак.