16 июльдә укучылар тапшырган җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИлар җитди өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлангыч сыйныф укучыларының сыйфатлы туклануын бәяләү критерийларын эшли, дип хәбәр итә ТАСС, вице-премьер Татьяна Голикова җитәкчелегендә кече сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру буенча штаб утырышы протоколына сылтама белән.
Казан федераль университетында кабул итү кампаниясенең актив фазасы дәвам итә. 16 июльгә университетка 11895 абитуриенттан 23526 гариза килгән: шуларның 12847се – бюджет, 10679ы – контрактлы формага.
Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары арасында БДИда йөз балл җыючыларның гомуми саны узган ел белән чагыштырганда арткан.
15 июльдә Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов берничә юнәлештәге эшче төркемнәргә бүленеп эшләячәкләре хакында әйтте. Беренче төркем милли мәгарифкә багышлана.
Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»гы закон проектын карады, ул федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.
Бүген укучылар җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИ тапшыра. Татарстанда имтиханнарда катнашу өчен 9 685 кеше теркәлде, шуларның 8 960 - бу елны тәмамлаучылар, 584 - узган елны тәмамлаучылар, 141 - көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар.
Тәтеш урманчылыгы һәм Тәтеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә кушылган. 14 нче июльдә урманчы-җитәкче урынбасары Юрий Малькин һәм урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов беренче сыйныфка баручыларга портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырган.
Диагностиканың максаты - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү дәрәҗәсен билгеләү.
Казан федераль университетында 21нче Халыкара лингвистик конгресс - ICL 21 үткәрүгә әзерлек башланды. Казанда лингвистларның төп дөньякүләм фәнни форумын үткәрүгә әзерлек этапларының берсе - 2020 елның 16-20 ноябрендә онлайн-форматта узачак "Дөнья лингвистикасы трендлары" Казан халыкара лингвистик саммиты. Лингвистик форумны оештыручылар - КФУ, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты һәм Лингвистик тикшеренүләр