20 июльдә Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелүче “Зур тәнәфес” Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы кысаларында яңа тематик атна башлана. Игътибар үзәгендә интеллектуаль һәм спорт уеннары булачак.
Югары Ослан районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе башланды. Аның кысаларында булачак беренче сыйныф укучылары портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары алачак.
Бүген Татарстан укучылары биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлешен тапшыра.
Июльнең кояшлы көннәрендә Казаннан Түбән Новгородка кадәр теплоходта сәяхәт итү барысына да бик ошаган. Педагогларга мондый мавыктыргыч ялны мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты оештырган.
КНИТУ физикохимиклар төркеме әйдәп баручы галимнәр, шул исәптән яшь галимнәр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган тикшеренү проектлары Президент программасы кысаларында 2020 елда Россия фәнни фонды грантларын алуга уздырылган конкурста җиңде. Тикшеренү коллективы өч ел дәвамында ел саен лантаноидлар кушылмалары өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр уздыруга 5 млн сум алачак.
Республикада белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла. Бу максатларга ел саен республика бюджетыннан 3 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелә. Балалар бакчаларын ремонтлауга «Татнефть» дә үз өлешен кертте, моңа 100 млн.сум тирәсе акча бүлеп бирде.
1 сентябрьдән мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проектын карады.
БДИ нәтиҗәләре белән танышу порталы (check.ege.edu.ru) җитди хакер DDoS-һөҗүменә дучар булды. Ул вакытында зарарсызландырылды. Һөҗүм барышында сервисның эшкә яраклылыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы сакланды.
Патриотик тәрбия турында яңа федераль проект тәрбия бирү системасының нәтиҗәлелеген арттырачак, балаларның һәрьяклы рухи, әхлакый һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итәчәк һәм аларның хокукларына һәм мәнфәгатьләренә кагыла торган карарлар кабул итүдә катнашуын киңәйтәчәк.
2020 елның июленнән һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында Россия Мәгариф министрлыгы оештырган «Фронт тыллары буйлап...» төбәкара топографик уеннар уза.