Сентябрьгә кадәр бер айдан артык вакыт бар, әмма булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре дәфтәрләр, ручкалар һәм мәктәп формасын инде әзерли башлады. Баланың беренче сыйныфка әзер булуын ничек аңларга? Булачак укучы нәрсә белергә тиеш? Өй эшен ничек тиз эшләргә өйрәнергә?
2020 елның 22 һәм 23 июлендә чит телләр буенча БДИның телдән өлеше ("Говорение" бүлеге) узачак. Имтиханның язма өлешен алар инде 20 июльдә тапшырды. Чит тел буенча БДИ инглиз, француз, немец, испан һәм кытай телләрендә үткәрелә.
Төп һөнәри белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы көллиятләрендә һәм техникумнарында кабул итү кампаниясе башланды.
Биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше өзеклекләрсез, штат режимында узды.
Быел КДЭУ беренче тапкыр торак-коммуналь өлкәсенең энергетика секторы өчен идарәчеләр - бакалаврларны чыгарды. Дүрт ел элек КДЭУда «Теплоэнергетика һәм җылылык техникасы» бакалаврларын әзерләү юнәлеше кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалыгы Энергетикасы» төп һөнәри белем бирү программасы буенча укыта башладылар.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә һәм «Апуш» балалар китапханәсендә «КСО: китап сөючеләр отряды» дигән җәйге иҗади смена эшли башлады.
Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында Замелекесьеның 25нче микрорайонында «Шаян» 128нче яңа балалар бакчасы ачылачак.
Татарстанда яшь педагогларны мәктәпләргә беркетү буенча юл картасын кабул иттеләр. Аны үтәү укытучыларның мәктәп коллективларында адаптация срокларын киметүгә китерәчәк дип саный партиянең «Яңа мәктәп» проекты координаторы Асия Тимирясова.
БДИның тикшерелгән дүрт фәннән өчесенең нәтиҗәләре уртача баллы 2019 елгы күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Фән һәм югары белем министрлыгы диссертация советлары эшенең яңа тәртибен билгеләде. Интернет челтәрендә дистанцион яклауны ничек уздыру (катнашучылар, шартлар, техник таләпләр) турында боерык басылып чыкты.