"Яндекс" компаниясе мәктәп укучылары өчен онлайн-түгәрәкләр буенча навигатор булдырды. Хәзер балалар һәм ата-аналар "Яндекс.Мәктәп"тә балаларга файда белән вакыт үткәрергә ярдәм итәчәк өстәмә дәресләр турында мәгълүмат табарга мөмкин.
Бүген «Татарстан-24» телеканалында «Белем дөньясы» программасының яңа чыгарылышы күрсәтеләчәк.
Бөек Җиңү көне алдыннан Мәгариф министрлыгы проектны эшләтеп җибәрде, аның максаты - замана балаларына, аларның әти-әниләренә, укытучыларына, Ватанны якларга китеп, аңа мәхәббәт үрнәге күрсәтер өчен, фронтта сугышкан педагогларның фотосурәтләрен җыю.
"Геройлар истәлегенә..." онлайн-марафонының туры эфирында мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко "Сугыш чоры хатлары. Мәктәп укытучыларының укучылары белән язышулары" уникаль җыентыгын тәкъдим итте.
12нче майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк. 1-8нче сыйныф укучылары уку елын 23нче майда тәмамлаячак.
Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов бердәм дәүләт имтиханнарын соңрак вакытка күчерү мөмкинлеген кире какмады. Бу хакта федераль министрлык башлыгы «Россия 24» телеканалында «Диалог» программасында белдерде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган Хәтер һәм дан елында Мәгариф министрлыгы иң яхшы сыйфатларны, характерларның көчен һәм Ватанга карата гаять ихлас мәхәббәтне, күрсәтергә тырыша.
Конкурста бөтен Россиядән мәктәп укучылары һәм укытучылар катнаша ала. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Мәскәү белем бирү сыйфаты үзәге (МЦКО) "БДИны 100 гә" Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча киңәшләр конкурсына иҗади эшләр кабул итү вакытын 31 майга кадәр озайтты.
МДУ ректоры Виктор Садовничий рәислегендә узган Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы утырышында мәгариф министры Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев, Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов, эксперт комиссияләре рәисләре һәм җаваплы секретарьлары, шулай ук РСОШ әгъзалары катнашты.
Коронавирус аркасында гомуми үзизоляция чорында баланың вакытын уздырырга белем бирү һәм күңел ачу интернет-ресурслары ярдәм итәчәк. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының әти-әниләр өчен белешмәсендә әйтелә.