ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Казан радиомеханика көллияте 28 апрельдә онлайн-форматта «Цифрлы КВИЗ» Республика интеллектуаль-эксперименталь конкурсын үткәрде.

Мәгариф министрлыгы "Триколор" мультиплатформ операторы белән берлектә "Минем мәктәп online" белем бирү телеканалын эшләтеп җибәрде, ул өлкән сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов математика буенча кызлар өчен Европа олимпиадасында җиңү яулаган Казанның 131 нче лицее укучы кызлары һәм укытучылары, ата-аналары белән онлайн-очрашу уздырды.

Казан шәһәре Совет районының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән булган балалар дистанцион формада белем алу өчен 25 яңа ноутбук алачак. «Өйдә укырга ярдәм ит» акциясенә «Синең файдага» хәйрия фонды һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон кушылды.

Бөтенроссия Түгәрәк хәрәкәте проектлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр итә Стратегик инициативалар агентлыгы.

2020 елның 29 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре өчен «9 нчы сыйныф укучыларының белем казанышларын бәяләүдә заманча алымнар» темасына вебинар форматында семинар үткәрәчәк.

2020 елның 29 һәм 30 апрелендә «Педагогик остаханә: дистанцион белем бирүне нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен практик күзәтү» дигән вебинарлар сериясендә катнашырга чакырабыз. Алар гомуми белем бирү оешмалары педагогларының мәгълүмати культурасын, һөнәри һәм шәхси компетентлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко укучыларны һәм аларның әти-әниләрен тынычландырды: төп форма буларак дистанцион белем кертү мәсьәләсе көн тәртибендә тормый.

"Артек" Халыкара балалар үзәге "Хәтер һәм дан вакыты" масштаблы онлайн-проекты башлануы турында игълан итә, ул төрле илләрдән балаларны һәм өлкәннәрне берләштерәчәк.

Россия Мәгариф министрлыгы «Буыннар эстафетасы» Бөтенроссия проекты кысаларында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәме белән уздырыла торган конкурсларда катнашырга чакыра: «ТӘҖРИБӘ.ЭСТАФЕТА.КИЛӘЧӘК» II Бөтенроссия ветеран-остазлар конкурсы, «Янәшәдә яшәүче геройлар» IV Бөтенроссия мотиваторлар һәм видеороликлар конкурсы, «Остаз күзләре белән» II Бөтенроссия фотоконкурсы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International