Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы боерыгы белән расланган 2020 елга дәүләт биреме нигезендә Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү буенча үрнәк күрсәткечләр һәм критерийлар эшләнде.
Әлмәт районында, Татарстандагы кебек үк, «Запас гаджетыңны мәктәпкә бир» акциясе старт алды. 6 апрельдән Әлмәт һәм район мәктәпләрендә укулар яңадан башланды, ул онлайн-платформаларда дистанцион рәвештә уза.
Быел смена ике аерым форматка бүленә: дистанцион рәвештә 22 июньнән 3 июльгә кадәр һәм урында үткәрелә торган - 26 июльдән 8 августка кадәр. Шул ук вакытта кандидатлар, бер конкурс сайлавын узып, ике сменада да катнаша алачак.
2020 елда тугызынчы сыйныфларда йомгаклау имтиханын оештыру һәм үткәрү боерыгы проекты әзерләнде. Документ норматив хокукый актларның рәсми порталында урнаштырылган.
Мәгариф министрлыгы төбәкләргә, Россия Федерациясе субъектларының барлык мөмкинлекләрен кулланып, авыр тормыш хәлендә калган һәм бу чорда дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ булган балаларга аерым игътибар биреп, балалар ялын оештыру өчен кирәкле чаралар булдыруны тәкъдим итте.
РИА Новости карамагында булган "Фоксфорд" онлайн-мәктәбе тикшеренүе күрсәтүенчә, Россия укучылары изоляция чорында математика, физика, география һәм тарих дәресләре белән кызыксына.
Өй эше буенча киңәш кирәкме? Уку программасыннан артта калганны сизәсеңме, ә ярдәм итүче юкмы? Катлаулы формулаларда, терминнарда һәм даталарда буталдыңмы? "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" (РДШ) "Задачка со звездочкой" проектын эшләтеп җибәрде.
Яшел Үзәннең 20нче балалар бакчасы үзизоляция шартларында да белем бирү процессын туктатмаган. Барлык төркемнәр дә танып белү, сөйләм, физик тәрбия биремнәрен үтәгән.
Дистанцион уку өчен планшетларны «Ярдәм» фонды һәм «Игелекле Казан» проекты карамагында булган 70 инвалид балага, ятим һәм аз керемле гаиләләргә тапшырдылар. Техника өчен Илсур Метшин шәхси акчаларын түләгән.
Түбән Кама "Түбән Кама Нефтехим" җәмгыяте үз хезмәткәрләре арасыннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтергә һәм аларга планшетлар, азык-төлек һәм тәм-томнар бүләк итәргә карар кылды.