2020 елның 21 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары директорларының урынбасарлары өчен онлайн-режимда «Белем бирү сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар: БТЭ: нәтиҗәләрне әзерләү, анализлау, коррекция эше» дип аталган гамәли семинар оештырылды һәм үткәрелде.
2018-2022 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 24 августында кабул ителгән под-1242/18 номерлы боерыгы белән расланган программасының 5.13 пункты нигезендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы тарафыннан коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затларга укулар үткәрелде.
23 апрель көнне Мәскәү вакыты белән 13 сәгатьтә Бөек Ватан сугышына багышланган «Минем һөнәрем - минем тарихым» Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә “ПроеКТОрия” порталы белән берлектә оештырылды.
Чирмешән районының 26 мәгариф учреждениесендә 2003 укучы белем ала. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 229 бала ташламаларга ия.
2020 елның маенда көллият, техникум студентлары, шулай ук кайбер югары уку йортлары студентлары чыгарылыш имтиханнары белән параллель рәвештә һөнәри имтиханнар да тапшырачак, өстәвенә беренче тапкыр онлайн форматта.
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе дәүләт биремен тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, читтән торып уку форматында «Фәнни потенциал-XXI»I Республика фәнни–гамәли конференциясен үткәрде.
Югары Ослан районында 79 укучы азык-төлек җыелмалары алды, аларның 17се мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ә 62се күп балалы гаиләләрдән.
Быел югары уку йортларына кабул итү тәртибе башка еллардан аермалы булачак. Абитуриентлар бюджет урыннарына документларын 10 августка кадәр тапшырырга мөмкин.
2020 елның 13-16 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының начар социаль шартларда һәм түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында Case-study форматында «Катлаулы тормыш хәлендә булган балаларны укыту һәм тәрбияләү үзенчәлекләре» темасы буенча кыска вакытлы чара үткәрелде.
2020 елда Мәскәү халыкара мәгариф салоны 26 апрельдән 8 майга кадәр онлайн-форматта www.mco-expo.ru яңа коммуникация digital-платформасында узачак. Ул укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен, түрәләрне, һөнәри, эксперт һәм бизнес берләшмәләрен берләштерәчәк.