ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан мәгариф оешмаларында укыту биш телдә алып барыла, җиде тел өйрәнү предметы булып тора.

Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында 14 апрельдән 21 апрельгә кадәр 552 мең кулланучы булган, битләрне 2,34 миллион кеше караган, 642 мең файл йөкләнгән.

Республикада төрле шәһәрләрдә һәм районнарда 12 яңа уку корпусы төзелә. Татарстанда «Мәгариф» милли проекты ярдәмендә барлыкка килергә тиешле яңа мәктәпләр төзү графикларын төгәл үтәү белән алып барыла.

КНИТУ балалар университетының эш планына кертелгән «Старт на все 100» ачык олимпиадасы коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле чикләүләр аркасында 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр дистанцион форматта оештырылачак.

Бу елның мартында Спас тармак технологияләре техникумының уку корпусында капиталь ремонт башланды. Бинаны яңарту ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов 182нче номерлы политехник лицейда укучыларына дистанцион белем алу өчен планшетлар тапшырды. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион белем бирүнең перспективасы турында фикерен белдерде. «Дистанцион укыту элементлары безнең тормышка, һичшиксез, керәчәк», — диде ул туры эфир барышында.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Мәгариф министрлыгы "Триколор" телекомпаниясе белән бергә "Минем мәктәп online" белем бирү тапшыруларын башлап җибәрә. Проект өлкән сыйныф укучыларына БДИ һәм ТДИга әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Татарстанның биш мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының конкуренциягә сәләте буенча Россиянең 100 мәгариф учреждениесе исемлегенә керде. Исемлек RAEX («РАЭКС-Аналитика») рейтинг агентлыгы тарафыннан төзелгән.

21 апрель көнне Zoom сервисы аша видеоконференция режимында мәгариф эшчәнлеге буенча җитәкче урынбасарлары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары (квалификация күтәрү системалары) белгечләре белән «Бүген укытучыга ничек ярдәм итәргә?..» дигән темага дистанцион уку мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International